Чаллыда стоп-линияне узып китүчеләрне терки торган камералар урнаштырачаклар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда стоп-линияне узып китүчеләрне терки торган камералар урнаштырачаклар

Татарстанда барлыгы 78 фотовидеофиксация камерасы сатып алалар.

Татарстан бюджетыннан республикада 78 фотовидеофиксация камерасы урнаштыруга 139,2 миллион сум акча бүлеп бирелде, тиешле заявка дәүләт сатып алулары сайтында барлыкка килде.
Комплекслар Татарстанның 27 районында урнаштырылачак. Шул исәптән Казан һәм Яр Чаллыда да.
Автоградта Тынычлык проспекты һәм Королев урамы чатында, Халыклар дуслыгы проспекты һәм Нариманов урамы юнәлешендә, шулай ук Вахитов һәм Сөембикә проспекты юнәлешендә, Автозоводский проспекты һәм Хәсән Туфан проспекты юнәлешендә киселештә, юл билгеләре һәм билге таләпләрен бозу фактларын теркәү өчен видеокамералар комплексын урнаштырачаклар. 
Яр Чаллы проспекты һәм Нариманов урамы киселешендә стоп-линия юлларының видеофиксациясе булган комплекс барлыкка киләчәк.

Фото: bestlj.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


даи кагыйдә юл транспорт билге гаи

Нет комментариев