Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Татар егете — 2022» бәйгесенең финалы җиңүчеләре ачыкланды

Чаллы шәһәренең «Шатлык» яшьләр үзәгендә «Татар егете — 2022» бәйгесенең финалы узды. Бәйгедә финалга чыккан 11 егет көч сынашты.

Алар өчен интеллектуаль ярыш. ирекле формада үзпрезентация, кадак кагу, кул көрәше, "Ватаным өчен мин нәрсә эшләрмен?" дигән темага бер минутлык чыгыш ясау биремнәре әзерләнгән.

Бәйге нәтиҗәләре буенча "Татар егете - 2022" исеменә Инсаф Хәлиуллин лаек булды. Бу турыда «Көмеш кыңгырау» газетасы хәбәр итә.

Шулай ук төрле номинациядә җиңүчеләр дә ачыкланды. Алар - Инсаф Мөхәммәтгалиев ("Иң шаян егет"), Салават Кадыйров ("Тел остасы"), Камил Сәхәбиев ("Иң көчле егет"), Илмир Хәсәнов ("Тамашачы мәхәббәтен яулаган егет"), Раил Харисов ("Иң тапкыр егет"), Раил Тимиров ("Иң зыялы егет"), Раушан Нигъмәтуллин ("Иң оста биюче"), Айнур Шәймиев ("Иң зирәк егет"), Дәниф Мулләхмәтов ("Иң оста җырчы").

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев