Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Татар малае – 2022» шәһәркүләм бәйгесе узды - ФОТОЛАР

«Татар малае – 2022» шәһәркүләм бәйгесенең финалы «Шатлык» яшьләр үзәгендә узды. Бәйгенең шәһәр турында барлыгы 30 малай катнашып, шуларның 10сы – №1, 2, 4, 29, 33, 49, 52, 57, 58, 60 нчы мәктәп укучылары финалга үтте.

Алар иҗади визиткаларын тәкъдим иттеләр, интеллектуаль уенда катнаштылар һәм сүз осталыгында ярыштылар. Һәркемнең иҗади номеры үзенчәлекле иде: берәүнең чыгышы – милли, икенчесенең заманча. Иң мөһиме – чыгышлар төрле, бер-берсен кабатламый торган булдылар.

4 нче мәктәп укучысы 1 урынны яулады, 2 нче гимназия укучысы – 2 урында, 29 нчы гимназия укучысы 3 урынга лаек дип танылды. Калган укучылар төрле номинацияләрдә җиңеп чыктылар. Малайларга мәгариф идарәсеннән дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. 

Чараны мәгариф идарәсе белән берлектә 14 нче балалар-яшүсмерләр үзәге  оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев