Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тернәкләндерү үзәгендә открыткалар ясау буенча остаханә оештырылды

Чарада социаль хезмәт алучыларга Гашыйклар көне барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр.

Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында көндезге тору бүлекчәсе социаль хезмәт алучылары өчен бәйрәм валентинкалары ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Чара аларның кулларының вак моторикасын һәм иҗади күзаллауларын үстерү максатыннан үткәрелде.

Шулай ук социаль хезмәт алучыларга Гашыйклар көне барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр. Соңыннан белгеч валентинкаларны үз куллары белән ясарга тәкъдим итте. Чарада катнашучылар открыткалар үрнәкләрен сайлады, хәрәкәтләрнең эзлеклелеген билгеләде һәм бергәләшеп эшкә кереште. Бу турыда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара нәтиҗәләре буенча открыткалар күргәзмәсе оештырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев