Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тәгәрмәч КАМАЗ машинасы йөртүчесен үтергән

25 август көнне Чаллыдагы бер оешма территориясендә һәлакәт килеп чыккан.

58 яшьлек машина йөртүче КАМАЗының тәгәрмәчләренә һава тутыра. Шул вакытта артык һава басымыннан тәгәрмәч шартлый. Шартлау нәтиҗәсендә килеп чыккан һава дулкыны машина йөртүченең йөзенә бәреп, аны җиргә алып ыргыта. Ир-ат үлемгә китерүче яралар ала.

 

http://maydan.tatar/challyda-tegermech-kamaz-mashinasy-jortuchesen-utergen/

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев