Чаллыда торак-коммуналь хуҗалыгы тарифлары мәсьәләләре буенча күчмә кабул итү уздырылачак
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда торак-коммуналь хуҗалыгы тарифлары мәсьәләләре буенча күчмә кабул итү уздырылачак

Яр Чаллыда коммуналь хезмәтләргә тарифлар мәсьәләсе буенча күчмә шәхси кабул итү уздырылачак.

Тарифлар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев автоградта күчмә шәхси кабул итү үткәрә. 
Кабул итү Дәүләт комитеты компетенциясенә кагылышлы мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының махсус карары нигезендә (коммуналь хезмәтләргә бәяләр, тарифлар билгеләү өлешендә) гамәлгә ашырылачак.
Гражданнарны 7 сентябрьдә Ак. Рубаненко урамы, 7нче йорт адресы буенча урнашкан иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә көтеп калачаклар. Белешмәләр өчен телефон: 30-59-59. Махсус битлекләр булу мәҗбүри.

Фото: gazetaingush.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


прием граждан

Нет комментариев