Чаллыда төп канализация коллекторын ремонтлау тәмамланды
Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев җиткерде: "Әлеге ремонт өч ел дәвам итте. Безгә Төзелеш министрлыгы тарафыннан федераль акчалар бүлеп бирелде. 1 миллиард 700 миллион сум шәһәргә кертелгән һәм хәзер без төрле экологик куркынычлардан тагын да күбрәк якланган", - дип билгеләп үтте ул.
Илья Зуев сүзләренә караганда, хәзер документлар кабул ителә. Бу эшләр 1 октябрьгә кадәр тәмамланачак.
"Әһәмиятлелеге буенча да, кертелгән инвестицияләр күләме буенча да мөһим һәм кирәкле эш. Шуңа күрә бу юнәлештә без федераль хакимият органнары белән актив эшләдек. Бу проблеманың Россия Федерациясенең күп кенә шәһәрләрендә булуын исәпкә алып, кыска гына вакыт эчендә шәһәребезнең Торак-коммуналь комплексының тотрыклылыгы буенча яхшы, кирәкле һәм мөһим эш башкарылды", - диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.
Исегезгә төшерәбез, Чаллының төп канализация №07 коллекторы 1974 елда файдалануга тапшырылган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев