Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Ураза гаетен билгеләп үттеләр - ФОТОЛАР

Чаллының 15 мәчетендә дә бүген Ураза гаетен үткәрделәр.

Бүген барлык мөселманнар да Ураза гаетен билгеләп итә. Шәһәребез мәчетләрендә бәйрәм чаралары 6 сәгать 30 минутта башланып китте. Мәчетләребезне тутырып килгән дин кардәшләребез иң элек Коръән сүрәләрен тыңлады.  Сәгать  7дә мөселманнар вәгазь тыңлап, гает намазын укыдылар.  Шуннан соң, бәйрәм кунакларын тәмле пылау, кайнар чәй белән сыйладылар.

Ураза гаете – Исламда Рамазан ае тәмамлану уңаеннан билгеләп үтелүче зур бәйрәм. Аның юл башы сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) заманына – 624 елга ук барып тоташа. 

Бәйрәм намазыннан соң мөселманнар бер-берсен тәбрик итәләр. Һәр йортта бәйрәм өстәле, коймак, таба ашы әзерләнә. Бәйрәм өч көн дәвам итә. Туганнар, дуслар белән күрешү, авыру кешеләрнең, ялгызларның, картларның хәлен белешү, зиратларга бару, мәрхүмнәрне догалар белән искә алу – бәйрәмнең матур гадәтләре. 

(Фотоларда: "Тәүбә" мәчетендә Ураза гаете күренешләре)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай