Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Вакытсыз вафат булган Үзәк районы башлыгы Искәндәр Галимовны соңгы юлга озаттылар

Мәгълүм булганча, 61 яшьлек Искәндәр Нургаләм улы Камчаткада Авачин марафоны вакытында 41нче километрда хәле начарланып, медицина хезмәткәрләре килгәнче үлгән.

«Искәндәр Нургаләмович җаваплы һәм зирәк җитәкче, актив, максатчан, ярдәмчел кеше иде. Кайда гына эшләсә дә, ул Чаллы халкының тормышын яхшырту өчен фидакарьләрчә, намуслы хезмәт итте. Спортны ярата иде. Үзе ярышларда катнашып кына калмады, башкаларны да сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәде. Спорт буенча разряды да бар иде. Искәндәр Галимовның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Ул тәртипле гаилә башлыгы иде. Якыннарының, гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын», – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. 

Чыннан да, Искәндәр Галимов олы йөрәкле, гади, ихлас җитәкче иде. Аны гади кешеләр дә, җитәкчеләр дә бары яхшы яктан гына искә алалар. Балалар бакчасы мөдире Раушан Усманова: «Бик талантлы җитәкче, киләчәккә зур планнар белән яши иде. Бу – шәһәр өчен зур югалту, бик зур кайгы», – диде. 

«Алексеевск районы Урта Тигәнәле мәктәбенең йөзләгән яхшы укучыларыннан берсе иде ул, – дип сөйләде мәрхүмнең авылдашы Энҗе Камалова. – Горурлыгыбыз. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлады, комсомол секретаре иде. Мәктәп тормышында кайнап яшәде. Гадел, ышанычлы, тырыш, якты кеше иде Искәндәребез. Урының оҗмах түрләрендә булсын, кадерле авылдашыбыз. Якыннарына сабырлык бирсен. Бик авыр...» – диде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев