Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ветераннарны котладылар

ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов һәм Комсомол районы хакимияте Башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева сугыш ветераннары Равил Нуриәхмәтов һәм Мифтах Нуртдиновка ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

 

Җиңү бәйрәме алдыннан шәһәрдә Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар.

ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов һәм Комсомол районы хакимияте Башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева сугыш ветераннары Равил Нуриәхмәтов һәм Мифтах Нуртдиновка ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Әлеге шәһәрдәшләребез чыннан да кадер-хөрмәткә лаек. Мифтах Әнсәп улы Нуретдинов 1943 елда фронтка алына. Башта аны пулеметчылар әзерләү буенча уку полкына билгелиләр, 1944 елның апрелендә ул фронтның алгы сызыгына җибәрелә. Пехота полкы составында сугыша. Румыния, Чехословакия, Венгрия һәм Австрияне азат итү операцияләрендә катнаша. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен  һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Өлкән сержант хәрби дәрәҗәсе алган. Сугыштан соң өч ай Житомирда яшәгән, аннан Германиядә хезмәт иткән. Мифтах Әнсәп улы туган якларына 1950 елның ноябрендә генә әйләнеп кайта. 

1973 елда Чаллыга КАМАЗ заводы төзелешенә килә. Камгэсэнергострой СМУ-1дә экскаваторчы булып намуслы хезмә итә. 1978 елда пассажирлар транспорты предприятиесенә күчә, анда 10 елдан артык машина йөртүче булып эшли. Бүгенге көндә яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча актив эш алып бара.

Автозавод районы хакимияте Башлыгы Винер Харисов исә ветераннарны өйләренә барып котлады. Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхтәсим Фәрукшинны котларга 19 нчы мәктәп укучылары да килде.  Укучылар ветераннар яшәгән фатир ишекләре янында “Кызыл Йолдыз” акциясе үткәрделәр.  Тыл хезмәтчәннәре Разия Шәмсетдинова һәм Анна Буянова өчен 33 нче һәм 37 нче мәктәп укучылары милли киемнәрдә Җиңүгә зур өлеш керткән шәһәрдәшләргә туган телләрендә шигырьләр һәм җырлар бүләк иттеләр. Малайлар һәм кызлар бүгенге аяз күк йөзе, имин тормыш өчен әби-бабайларга рәхмәт әйттеләр.

Зөлфия ФОАТОВА.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев