Чаллыда яңа балалар бакчасы төзелә
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яңа балалар бакчасы төзелә

Проект буенча ул 67 нче микрорайонда барлыкка килергә тиеш, биредә 44 эш урыны булдырылачак.

Татарстан Республикасы Инвестицион советы утырышы барышында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхси микрорайонда яңа балалар бакчасы төзү проектын хуплады.

«Әлеге балалар бакчасын төзү өчен 8 200 кв. м җир участогы кирәк», - дип сөйләде балалар бакчасы директоры Алисә Харисова. Проект буенча ул 67 нче микрорайонда барлыкка килергә тиеш, биредә 44 эш урыны булдырылачак.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев видеоэлемтә форматында шундый социаль мөһим проектларны гамәлгә ашыруга әзер булуын билгеләп үтте: «Шәһәр моннан отачак кына – проектка без ярдәм итәчәкбез! Балалар бакчасы шәхси секторда  бик кирәк», - диде ул. 

Зөлфия ГАЛИМ. Фото шәһәр сайтыннан алынды

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Бәйге балалар оя конкурс сыерчык

Нет комментариев