Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яңа ел бәйрәмнәре фаҗигаләрсез узмады.

2021 елның 1-10 гыйнвар көннәрендә Чаллы шәһәрендә 5 янгын очрагы теркәлгән. Узган ел белән чагыштырганда янгыннар саны 3 очракка кимегән.

Кызганычка каршы, фаҗигале очраклар да булды. Ике янгында 3 кеше һәлак булды. Узган елның шул ук чорында янгыннарда һәлак булучылар теркәлмәгән.

Беренче очрак 2021 елның 1 гыйнварында 17 сәгать 30 минутта була. Яңа шәһәрдә 20/05 йортның сигезенче катындагы ике бүлмәле фатир залында янгын сүндергәндә, утыргычлы кәнәфидә ир-атның янып беткән гәүдәсе табыла. Ул 1975 елгы фатир хуҗасы булып чыга.

Икенче фаҗига 2021 елның 10 гыйнварында 15 сәгать 15 минутта була. Янгын Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, 18/12 йорт адресы буенча урнашкан өч бүлмәле фатирда килеп чыккан. Йокы бүлмәсендә янгынны сүндергәндә гаилә парының, фатир хуҗаларының гәүдәләре табылды. 1936 елгы ир-ат һәм 1937 елгы хатын-кыз

Ике очракта да янгынның сәбәбе-фатирда тәмәке төпчегеннән саксызлык.

Начальник отделения надзорной деятельности и профилактической работы

по Центральному району муниципального образования г. Набережные Челны

«Жилой» УНД и ПР ГУ МЧС России по Республике Татарстан

подполковник внутренней службы Шаяхметов Ильмир Альбертович

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев