Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүче өч кешегә коронавирус турында ялган мәгълүмат тараткан өчен штраф салынды

Чаллының өч кешесе коронавирус турында ялган мәгълүмат тараткан өчен штрафка тартылган. Алар барысы да - Чаллының «Вконтакте» социаль челтәрендәге популяр пабликларындагы постлар астында комментарийлар калдыручылар.

Әйтик, 26 комплекста яшәүче 30 яшьлек ханым, янәсе, йогышлы авырулар хастаханәсендә 50 кеше дәвалануын хәбәр иткән. ЗЯБ бистәсендә яшәүче 39 яшьлек ханым бер хатын-кызга хастаханәдә ярдәм итмәүләренә "шаһит булуын" әйтә. Һәм, янәсе, шуның нәтиҗәсендә, авыру хатын-кыз үлә. 56 комплекста яшәүче тагын бер 40 яшьлек ир-ат социаль челтәргә язылучыларны массакүләм мәгълүмат чараларына ышанмаска һәм вакциналаштыруга ризалашмаска үгетли.

Бу хәбәрләр башка кулланучыларда ялгыш фикер тудыра һәм чынбарлыкка туры килми. Әйтергә кирәк, барлык комментаторлар да - беркайда да эшләмәүчеләр. Гражданнарга РФ КоАП 13.15 статьясының 9 нчы бүлеге буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде. Аларның һәрберсе 30 мең сум штраф рәвешендә җәзага тартылды.

 

 

 

Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X