Чаллыда яшәүче кешене 14 яшьлек кызны көчләгән өчен хөкем итәчәкләр
Ир-ат балалар белән интим хатлар да язышып торган.
Чаллыда яшәүче ир-атны 14 яшьлек кызны көчләүдә гаеплиләр. Ул көчләү һәм балалар белән интим хатлар язышкан өчен суд каршына басачак. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиевка сылтама белән хәбәр итте.
Тикшерү версиясе буенча. 2018 елның 5 августында бу ир-ат кыз баланы үз фатирына алдап алып керә һәм көчли. Аннары ул корбанын куркыта, бу турыда беркемгә дә әйтмәскә куша. Әйткән очракта, кызны мәсхәрәли торган видеороликны интернетта тарату белән яный.
«2018 елның апреленнән 2019 елның гыйнварына кадәр бу ир-ат тагын биш үсмер кыз белән интим хатлар языша. Аралашу вакытында ул кыз балаларның интим фотосурәтләрен сорый», — дип сөйли Галиев.
«Балигъ булмаган баланы көчләү» «Балигъ булмаган балага карата көчләү кулланып сексуаль гамәлләр», «Балигъ булмаганнарга карата азгын гамәлләр» маддәләре буенча җинаять эше ачылган. Ир-ат гаебен өлешчә таный
Чыганак: Интертат
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев