Чаллыда йомгаклау опрессовкасы үткәрелә
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда йомгаклау опрессовкасы үткәрелә

Яр Чаллы җылылык челтәрләре хәбәр иткәнчә, Яр Чаллыда, яңа җылыту сезоны башланыр алдыннан, традицион торбаүткәргечләр сынаулары 6-8 сентябрьдә узачак.

Гидравлик сынаулар үткәрү вакытында, 1, 2, 3, 28, 29, 30 комплекслар, шулай ук 54/14, 54/24 а, 53/26, 53/21 г , 53/27, 53/28, 53/44, 53/30, 53/42 объектларыннан тыш, барлык шәһәр объектларында да кайнар су белән тәэмин итү тукталып торачак. Югарыда аталган объектларда кайнар суны өзү соңрак үткәреләчәк. Вакытын өстәмә хәбәр итәчәкбез.

Фото: Яндекс.Дзен

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


опрессовка

Нет комментариев