Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән өчен 17 җәяүлене тотканнар

Аларга штраф яный.

Чаллыда массакүләм профилактик рейд вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре 17 җәяүлегә беркетмә төзегәннәр. Алар РФ КоАП 12.29 нчы маддәсе буенча юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган.

Мондый җәза үз артыннан гади кисәтүгә яки 500 сум күләмендә штраф салуга китерә.

Чаллы дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның мондый массакүләм тикшерүләре ай саен уздырыла, дип билгеләп үтә һәм кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген искә төшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы