Чаллы хастаханәсендә гадәттән тыш хәл
Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә гадәттән тыш хәл булган. «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтенда хәбәр итүләренчә, травматология бүлегендә бер ир-ат күз яше китерә торган газ сиптереп качкан. "Газ хастаханәнең беренче катына таралган, нәтиҗәдә пациентларны һәм персоналны эвакуацияләргә карар кылганнар. Зыян күрүчеләр юк", - дип ачыклык кертте...
Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә гадәттән тыш хәл булган. «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтенда хәбәр итүләренчә, травматология бүлегендә бер ир-ат күз яше китерә торган газ сиптереп качкан. "Газ хастаханәнең беренче катына таралган, нәтиҗәдә пациентларны һәм персоналны эвакуацияләргә карар кылганнар. Зыян күрүчеләр юк", - дип ачыклык кертте матбугат хезмәтеннән Лилия Хәлимова. Хастаханәгә полиция чакырылган. Хәзер хастаханәнең кабул итү бүлеге элеккеге режимда эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев