Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы яшьләре җитезлектә сынашты

Чаллыда апрельнең соңгы көнендә җиңел атлетика эстафетасы уздыру матур традициягә әйләнде. Бу чараны спортны яратучылар ел саен көтеп ала. Быелгы эстафета Бөек Җиңүнең 72 еллыгына һәм Чаллыда 2017 елгы җәйге сезонны ачуга багышланды. Ярышларда балалар-яшүсмерләр клублары, мәктәпләр, югары уку йортлары, оешмалар командалары катнашты.

Спорт чарасын башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов ачып җибәрде. "Ярышларда катнашучылар һәм җанатарларны физкультура һәм спорт бәйрәме белән котлыйм. Сезгә спортта уңышлар һәм сәламәтлек телим", - дип ул 2016 елда спортта зур уңышларга ирешүчеләргә Мактаулы исемнәр, хаким һәм башкарма комитет җитәкчесенең рәхмәт хатларын тапшырды.

Эстафета этапларында 2 меңнән артык кеше катнашты. Аларның барысы да диярлек финишка беренче килеп, командага җиңү шатлыгы китерде. Җиңүчеләргә һәм призерларга кубоклар һәм грамоталар тапшырылды. Быел балалар-яшүсмерләр клублары арасында "Радуга" беренче урынны алды. Беренче этапның җиңүчесе - Данил Константинов.

6-7 нче сыйныф укучылары арасында беренче этапның җиңүчесе Илья Прохоров булды. 26нчы гимназия командасы беренче урынны яулады. Хатын-кызлар арасында мәктәпкәчә белем идарәсеннән Ольга Салыновага тиңнәр булмады. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә бу идарә җиңүче булды.

8-11 нче сыйныф укучылары арасында 18нче мәктәптән Владимир Кузьмин җиңде. Ә командалар арасында 60нчы мәктәп беренче урынга чыкты.

Һөнәри белем уку йортлары арасында Поташов исемендәге техник көллияттән Илһам Зәбиров җиңде. Студентлар арасында КФУдан Азат Тахауовка тиңнәр булмады. Ә 1000 кешелек коллективлар арасында Геннадий Панин беренче этапта җиңде. Бу категориядә Яр Чаллы ТЭЦы командасы 2нче урынга чыкты. 1000нән артык кешеле коллективлар арасында "Динамо" спорт җәмгыятеннән Павел Теплых беренче этапта җиңде, ә команда беренче урынны яулады.

Җиңел атлетика эстафетасы оешкан төстә узды. Ләкин кичке якта Тынычлык проспектында "бөке"ләр хасил булды. Машина йөртүчеләрнең мондый чараларны паркларда, стадионнарда, Яр буйларында уздырсыннар иде дигән фикерләрен оештыручылар киләчәктә истә тотсыннар иде.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев