Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы юллары тәртипкә китерелә

Чаллыга юлларны тәртипкә китерү өчен бирелгән акчаның күп өлеше 690 миллион сумы Чулман проспекты төзекләндерүгә тотылачак. 118 миллион сумга сәнәгать зонасындагы юлларны тәртипкә китерергә планлаштырыла. Ә 132 миллион сум акча шәһәр юлларын төзекләндерүгә тотыла. Быел Муса Җәлил проспекты, Беляев урамы, Яшьлек проспектының бере өлеше, Әхмәтшин һәм Нариман урамнары, Халыклар дуслыгы...

Моннан тыш 43 миллион сумга мәктәпләр янындагы сукмаклар яңартылачак. Бу эшләр, 1, 24, 31, 32, 38 мәктәпләр, 18нче лицей, 65, 75нче коррекция мәктәпләре янында башкарылачак. Шулай ук Раскольников, Яр Чаллы проспектлары буенча, дөресрәге "Челныгорстрой" һәм "Пединститут" тукталышлары арасында, яңа җәяүлеләр юлы төзеләчәк. Быел ниһаять, Тынычлык һәм Мәскәү проспеклары буенча да заманча сукмак булачак.

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев, юл төзүчеләрне торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре белән киңәшләшеп эшләргә чакырды. Юллар төзекләндерелгәч, беркемгә дә җир астындагы коммуникацияләрне төзекләндерергә рөхсәт ителмәячәк. "Урамнарны төзекләндергәч, бернинди казулар да булмаячак!"- диде Наил Гамбәр улы. Челтәрләрне төзекләндерүгә ордерлар беркемгә дә бирелмәячәк дип кисәтте ул.

Быел шулай ук Сидоровкадагы күперне төзекләндерү дә планлаштырыла. Бүгенге көндә биредә әйләнгеч юлны тәртипкә китерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев