Чаллыда Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы узачак
8-10 сентябрь көннәрендә Чаллыда "Иң яхшы йөк машинасы йөртүчесе" исеменә Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы узачак . Аны Россия транспорт министрлыгы үткәрә. Конкурс йөк транспортын йөртүчеләрнең осталыгын камилләштерү, һөнәри белемнәрен күтәрү максатында оештырыла. Быел ярышлар беренче тапкыр WorldSkills Competition стандартларына туры китереп оештырыла. Конкурсның приз фонды 1 миллион сум.
8-10 сентябрь көннәрендә Чаллыда "Иң яхшы йөк машинасы йөртүчесе" исеменә Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы узачак .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев