Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда “Хәвефсез тәгәрмәч – 2017” бәйгесенең җиңүчеләрен ачыкладылар

Автокалада 14 нче тапкыр "Хәвефсез тәгәрмәч - 2017" республика бәйгесе үтте. Анда бәйгенең район, шәһәр этапларында җиңү яулаган 9дан 11 яшькәчә балалар катнашты. Барлыгы - 232 кеше, 58 команда. Ярышлар 23 майда башланып, автокаланың "Солнечный" савыктыру лагеренда өч көн буена дәвам итте. Җиңүчеләрне 26 май көнне Яр Чаллы шәһәренең 1...

Катнашучылар өчен 5 станция буенча биремнәр әзерләнгән иде. Анда балаларның юл йөрү кагыйдәләрен белүләре, беренче медицина ярдәмен күрсәтү осталыклары тикшерелде. Моннан тыш, алар юл йөрү билгеләре белән җиһазландырылган махсус мәйданчыкта велосипедта төрле биремнәр башкарып, фигуралы катлаулы күнегүләр дә ясадылар. Иҗади сәләтләрен дә күрсәттеләр.

Яшь инспекторларны котларга дип, шактый гына мәртәбәле кунаклар да җыелган иде. Алар арасында ТР мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима, Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенең директоры Рифкат Миңнеханов, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Юрий Ставниченко, Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең ветераннар Советы рәисе Иван Гафуров бар иде.

Яр Чаллыдан бәйгедә биш команда катнашты. Анда 4 нче, 44 нче һәм 46 нчы мәктәпләрдән һәм шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараеннан ике команда бар иде. "Хәвефсез тәгәрмәч" шәһәр программасының җитәкчесе Алсу Шәрипова билгеләп үткәнчә, балалар бәйгегә актив әзерләнделәр. Практик һәм теоретик белемнәрне өйрәнеп, велосипедта фигуралы йөрү алымнарын да "шомарталар". Шуның нәтиҗәсендә яхшы гына күрсәткечләргә дә ирештеләр.

Гомумән, бәйгедә җиңүчеләрне команда һәм шәхси зачет буенча ачкладылар. Моннан тыш, ижади бәйгедә һәм һәрбер станциядә дә яхшы нәтиҗәләрне күрсәткән командаларны да аерым котладылар. Алтын медаль һәм җиңүче кубогы Казанның Яңа Савин районының яшь инспекторлар командасына бирелде. Икенче урынга шулай ук башкаланың Совет районының яшь инспекторлары чыкты. Яр Чаллы егет-кызлары бронза медальләр белән бүләкләнде. Шәхси зачетта да казанлылар беренче булдылар. Кызлар арасында иң яхшы инспектор булып Диана Нуретдинова, егетләрдән - Камил Гайнетдинов танылды. Барлык катнашучыларга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

"Хәвефсез тәгәрмәч" бәйгесенең Бөтенроссия этабында исә Татарстан исемен Казан командасы яклаячак. Балалар 1 июннән алып 8 нә кадәр Ульяновск шәһәрендә иң яхшы яшь инспекторлар командасы исеменә көч сынашачаклар. Егет-кызларга уңышлар теләп калабыз! Исегезгә төшеәрәбез: "Хәвефсез тәгәрмәч" бәйгесе сәламәт яшәү рәвешен алып баруны пропагандалау, юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнү, юл куркынычсызлыгын кисәтү максатында ел саен республика күләмендә уздырыла.

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев