Чаллыда имам-мөхтәсиб сайланды
Чаллыда имам-мөхтәсибне сайлау җыелышы булып узды. Анда шәһәрнең 15 мәчетеннән хәзрәтләр һәм дин әһелләре катнашты. Бертавыштан Чаллы мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе итеп Әльфәс хәзрәт Гайфулла сайланды, дөресерәге ул үз урынында калды. Шулай ук мөхтәсибәт каршында ревизия комиссиясе әгъзалары да сайланды. Җыелышта шәһәрнең барлык мәчетләре имам-хатыйбларына үз вазыйфаларын башкаруга рөхсәт биргән шахадатнамәләр тапшырылды.
Чаллыда имам-мөхтәсибне сайлау җыелышы булып узды. Анда шәһәрнең 15 мәчетеннән хәзрәтләр һәм дин әһелләре катнашты. Бертавыштан Чаллы мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе итеп Әльфәс хәзрәт Гайфулла сайланды, дөресерәге ул үз урынында калды.
Шулай ук мөхтәсибәт каршында ревизия комиссиясе әгъзалары да сайланды. Җыелышта шәһәрнең барлык мәчетләре имам-хатыйбларына үз вазыйфаларын башкаруга рөхсәт биргән шахадатнамәләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев