Чаллыда исерек хәлдәге хатын-кыз алты сәгать буе гаражда утырган
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда исерек хәлдәге хатын-кыз алты сәгать буе гаражда утырган

Чаллыда 6 нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре алты сәгатькә якын «тоткынлык»та утырган хатын-кызны гараждан чыгарган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Гадәттән тыш хәл ЗЯБ бистәсендәге «Восход» гараж-төзелеш кооперативында булган. Коткаручылар махсус гидравлик корал ярдәмендә гаражның ишеген ачып, хатын-кызны «тоткынлык»тан...

Чаллыда 6 нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре алты сәгатькә якын «тоткынлык»та утырган хатын-кызны гараждан чыгарган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Гадәттән тыш хәл ЗЯБ бистәсендәге «Восход» гараж-төзелеш кооперативында булган. Коткаручылар махсус гидравлик корал ярдәмендә гаражның ишеген ачып, хатын-кызны «тоткынлык»тан азат иткән. Аны гаражга танышы иртән үк бикләп калдырган булган. Хатын-кыз медицина ярдәменнән баш тарткан һәм билгесез юнәлештә юкка чыккан.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев