Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мөселман яшьләренең татарча һәм кул көрәше буенча IX Берләштерелгән турниры үтәчәк

Ул быел 9 апрельдә һәр елдагыча Чаллының "Витязь" спорткомплексында узачак. Узган ел татарча көрәштә һәм кул көрәшендә җөмһүриятебезнең 20 шәһәр районыннан һәм Башкортостаннан 81 мөселман спортчысы, шул исәптән танылган 12 спорт мастеры көч сынашкан иде. Ә бу ярышларның нинди дәрәҗәдә узуын ачык күрсәтә. Турнирда фәкать намаз укучылар гына катнаша ала....

Ул быел 9 апрельдә һәр елдагыча Чаллының "Витязь" спорткомплексында узачак. Узган ел татарча көрәштә һәм кул көрәшендә җөмһүриятебезнең 20 шәһәр районыннан һәм Башкортостаннан 81 мөселман спортчысы, шул исәптән танылган 12 спорт мастеры көч сынашкан иде.

Ә бу ярышларның нинди дәрәҗәдә узуын ачык күрсәтә. Турнирда фәкать намаз укучылар гына катнаша ала. Шуңа күрә алар башта намаз гыйбадәтен белү буенча әңгәмә узалар. Турнир ахырында үз төркемнәрендә җиңүчеләр арасында шобага салу уздырыла һәм анда җиңүче турнирның иң олы бүләге - Олуг хаҗга Юллама белән бүләкләнә. Былтыр мондый бәхет Әлмәт районы вәкиле спорт мастеры Руслан Нургалиевка елмайды. Ә калган җиңүчеләргә акчалата призлар тапшырыла. Ә җиңүче команда ҮДО - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына ия була. Былтыр аны Балтач районы командасы яулады. Турнирда Татарстаннан читтәге төбәкләрдән дә мөселман спортчылары башкалар белән тигез шартларда көч сынаша ала. Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев