Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда шәһәркүләм корбан чалу мәйданчыгы бәйрәмгә әзерләнә

Яр Чаллыда корбан чалу җиденче ел инде Сидоровка бистәсендәге махсус җиһазландырылган мәйданчыкта башкарыла. Ел саен әзерлек эшләре бик хасиятләп алып барыла.Быел да корбан чалу йоласын халык өчен уңайлы итеп башкару өчен тырышлык куела. Бүгенге көндә мәйданчыкны халык өчен даими мал чалу урыны итү буенча эш алып барыла. Биредә намаз бүлмәсе,...

Яр Чаллыда корбан чалу җиденче ел инде Сидоровка бистәсендәге махсус җиһазландырылган мәйданчыкта башкарыла. Ел саен әзерлек эшләре бик хасиятләп алып барыла.Быел да корбан чалу йоласын халык өчен уңайлы итеп башкару өчен тырышлык куела.

Бүгенге көндә мәйданчыкны халык өчен даими мал чалу урыны итү буенча эш алып барыла. Биредә намаз бүлмәсе, ветеринария хезмәте өчен аерым бүлмә, чалу, тунау урыны, суыткыч бүлмәсе төзелә. Мәйданчыкта киләчәктә эре мөгезле терлекне дә чалып булачак.

Шәһәрнең баш ветеринария табибы Илдар Нургали улы Ногманов хәбәр иткәнчә, мал һәр елны ветеринария хезмәткәрләре тарафыннан мәйданчыкка тикшереп кенә кертелә. Түшкәләр, туналганнан соң, ветеринария тикшерүе уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев