Чаллыда спорт мәйданчыклары төзелә
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда спорт мәйданчыклары төзелә

2015 елда Чаллыда тагын 11 универсаль спорт мәйданы төзергә җыеналар. Былтыр 11 спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылган иде. Бу объектларга республика бюджетыннан 27,8 миллион сум акча бүлеп бирелә. Яңа мәйданчыклар 1, 10, 56, 46, 25, 34нче мәктәпләр янында төзеләчәк. Шулай ук "Витязь", "Чаллы", "Тулпар" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре, "Орион" яшьләр үзәге, Яр...

2015 елда Чаллыда тагын 11 универсаль спорт мәйданы төзергә җыеналар. Былтыр 11 спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылган иде.

Бу объектларга республика бюджетыннан 27,8 миллион сум акча бүлеп бирелә. Яңа мәйданчыклар 1, 10, 56, 46, 25, 34нче мәктәпләр янында төзеләчәк. Шулай ук "Витязь", "Чаллы", "Тулпар" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре, "Орион" яшьләр үзәге, Яр Чаллы икътисад-төзелеш көллияте һәм "Яр буе" паркында да универсаль спорт мәйданчыклары барлыкка киләчәк.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев