Чаллыда театр фестивале үтте
5-6 апрельдә Чаллы татар драма театры сәхнәсендә XVI төбәкара "Идел йорт" фестиваль бәйгесенең икенче зональ туры узды. Чаллы татар дәүләт драма театры директоры Рашат Фәйзерахманов әйтүенчә, "Идел йорт" фестивале 2000 елдан башлап уздырыла. "Әлеге чара үзешчән театр сәнгатен үстерү, әдәби репертураны зурайту, үзешчән артистларның башкару осталыгын, режиссерның эш дәрәҗәсен арттыру,...
5-6 апрельдә Чаллы татар драма театры сәхнәсендә XVI төбәкара "Идел йорт" фестиваль бәйгесенең икенче зональ туры узды. Чаллы татар дәүләт драма театры директоры Рашат Фәйзерахманов әйтүенчә, "Идел йорт" фестивале 2000 елдан башлап уздырыла. "Әлеге чара үзешчән театр сәнгатен үстерү, әдәби репертураны зурайту, үзешчән артистларның башкару осталыгын, режиссерның эш дәрәҗәсен арттыру, халык театрлары спектакльләрен киң җәмәгатьчелеккә күрсәтү, тәҗрибә алмашу, халык театрлары артистларына, коллективларга методик һәм практик ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылды", - ди.
"Идел йорт" фестивалендә ТР Мәдәният министрлыгы системасына кергән мәдәният учреждениеләрендә эшләүче театр коллективлары, республиканың уку йортларында белем алучы студентлар театр коллективлары һәм РФ төбәкләрендәге мәдәният учреждениеләренең театр коллективлары катнаша ала. Аларның чыгышын режиссер, драматург, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Гафур Каюмов җитәкчелегендәге жюри бәяли. Жюри составына шулай ук Чаллы театрыннан Татарстанның халык артистлары Гөлүсә Гайнетдинова һәм Булат Сәлаховлар да керә.
Фестиваль кысаларында Чаллы сәхнәсендә Мамадыш районы мәдәният йорты халык театры Хәбир Ибраһимовның "Килен килде", Тукай районы Яңа поселогының "Сүнмәс йолдызлар" театры һәм Әгерҗе районы Кичке Таң авыл мәдәният йорты Халык театры Туфан Миңнуллинның "Алты кызга бер кияү" спектаклен күрсәтте. Тамашачылар авыл талантларының чыгышын җылы кабул иттеләр. Жюри да спекатльләрне югары бәяләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев