Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда вакцинацияләүнең беренче этабы үтте

Чаллыда гриппка каршы прививка ясауның беренче этабы төгәлләнде. Йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы урынбасары, сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш баш эксперт-инфекционисты Татьяна Әгъләмова әйтүенчә, хәзер грипптан привикалар ясатуның иң кулай чоры. Быел шәһәребезнең дәвалау учрежденияләренә сабыйлар, балалар һәм зурлар өчен 3 төрле вакцина кайтартылды. Табип билгеләп үткәнчә, грипп вирусы даими...

Чаллыда гриппка каршы прививка ясауның беренче этабы төгәлләнде. Йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы урынбасары, сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш баш эксперт-инфекционисты Татьяна Әгъләмова әйтүенчә, хәзер грипптан привикалар ясатуның иң кулай чоры. Быел шәһәребезнең дәвалау учрежденияләренә сабыйлар, балалар һәм зурлар өчен 3 төрле вакцина кайтартылды.

Табип билгеләп үткәнчә, грипп вирусы даими үзгәреп тора. Шуңа да ел саен прививка ясату сорала. Аның дәвасы ел буена сакланачак. Аеруча, хроник авырулы кешеләргә һәм балаларга прививка ясату зарур. Тик сабыйларга аны 6 айдан соң гына ясарга була. Узган кышкы сезонда шәһәребездә 78 меңнән артык кеше грипп һәм ОРВИ белән авырган. Аларның 84% балалар булган. Татьяна Әгъләмов искәртеп узганча, соңгы елларда грипп һәм ОРВИ авырулары үтә авыр формада узып, еш кына бронхит, отит, пневмония һәм, хәтта, менингит кебек авырулар китереп чыгарды. Һәм, тәҗрибә күрсәткәнчә, пневмония белән авыручыларның берсе дә грипптан прививка ясатмаган булган.

Прививкаларны авырлы хатын-кызларга да ясатырга була. Ул йөклелекнең икенче-өченче триместры вакытында ясалып, сабыйны әни карында һәм тугачтан да саклый.

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев