Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ярдәм штабы ачылды

Сәүдә-сәнәгать палатасында "Татфондбанк"тагы кыенлыклар аркасында зыян күргән эшмәкәрләргә ярдәм итү штабы үзенең эшен башлап җибәрде. Аның беренче утырышында башкарма комитет, банклар, пенсия фонды вәкилләре, юристлар, адвокатлар, икътисадчылар һәм эшмәкәрләр катнашты.

Эшмәкәрләр түләү документларын кайтару һәм башка мәсьәләләр буенча килеп туган сорауларга җаваплар алдылар. Шулай ук банк санацияләнгән очракта ни эшләргә кирәклеген дә белделәр. Пенсия фонды һәм салым инспекциясе белән берлектә форс-мажор очрагында килеп чыккан мәсьәләләрне хәл итү буенча комиссияләр төзелде. Анда һәр предприятиенең проблемасы аерым каралачак. "Без банк санацияләнер дип ышанабыз, чөнки "Татфондбанк" аша эшмәкәрләрнең бик күп проектлары тормышка ашырылды. Алар аңа ышандылар, ул бит Татарстан банкы", - ди башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова.

"Мин эшмәкәрләр штаб утырышына күбрәк килер дип уйлаган идем. Чөнки биредә аларга үзләрен борчыган сорауларга төгәл җавап алу мөмкинлеге бар. Мәсәлән, утырышта салым инспекциясендә һәм пенсия фондында бу юнәлештә эшләүче комиссияләр барлыгы беленде. Алардан клиентның хисап счетыннан киткән, әмма банктан чыкмаган акчалар турында да сорап була. Әгәр пенсия фонды, салым инспекциясе аларны исәпкә алса, бу эшмәкәрләргә ярдәм булачак", - ди сәүдә сәнәгать палатасының финанс комитеты рәисе Венера Иванова.

Күп предприятиеләр үзләренең хезмәткәрләренә "Татфондбанк" аша хезмәт хакы түли иделәр. Бу мәсьәләне хәл итү өчен алар кыска вакыт эчендә елына 10% белән залогсыз 300 мең сумга кадәр кредит алачаклар. Киләсе елның гыйнварыннан еллык 5% белән бер миллион сумга кадәр кредит алу мөмкинлеге дә карала.

"Татфондбанк"тан зыян күргән эшмәкәрләргә ярдәм штабы сәүдә-сәнәгать палатасында һәр көнне 10-12 сәгатьләрдә эшли. Сораулар белән юридик бүлек башлыгы Эдуард Юриковка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белешмәләр өчен телефоннар: (8552) 57-38-12, (8552) 57-42-93, 8917 235 45 55. "Чирен яшергән үлгән" диләр, проблемаларыгызны хәл итәргә булышырга әзер торучылар барында, мөмкинлектән файдаланып калыгыз!

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев