Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшь рәссамнар ком анимациясе фестивалендә ярыштылар

Яр Чал­лы шә­һә­рен­дә икен­че тө­бә­ка­ра ком ани­ма­ци­я­се фес­ти­ва­ле үт­те. Аны ав­то­ка­ла­ның яшь, әм­ма ин­де күп ке­нә чал­лы­лар­га мәгъ­лум бул­ган иҗат ке­ше­се - рәс­сам, би­ю­че, ав­то­ка­ла­да­гы "Ком ани­ма­ци­я­се мәк­тә­бе" укы­ту­чы­сы Али­нә Хәй­рул­ли­на оеш­тыр­ды.

Фес­ти­валь­да Яр Чал­лы­дан, Баш­кор­тос­тан рес­пуб­ли­ка­сын­нан, Круг­лое по­ле, Әл­мәт­тән егер­ме ал­ты ба­ла кат­наш­ты. Егет-кыз­лар "Әки­ят дөнь­я­сын­да" исем­ле те­ма­га, өч яшь төр­ке­мен­нә­ре бу­ен­ча чы­гыш­лар яса­ды­лар. Иң яшь рәс­сам­га - 4 яшь, өл­кә­не­нә 13 иде. Алар­ның эш­лә­рен жю­ри әгъ­за­ла­ры бә­я­лә­де. Алар сос­та­вын­да сце­на­рия ос­та­сы, Ка­зан­ның пан­то­ми­ма те­ат­ры ре­жис­се­ры, ком ани­ма­ци­я­се мас­те­ры Ля­ля Яв­ки­на; муль­тип­ли­ка­тор, ком ани­ма­ци­я­се мас­те­ры Еле­на Ве­дер­ни­ко­ва һәм Али­нә Хәй­рул­ли­на үзе иде­ләр. Ос­та­лар ба­ла­лар­ның чы­гыш­ла­рын­да сю­жет­ны ачып би­рә алу, рә­сем ясау тиз­ле­ге һәм тех­ни­ка­лар кул­ла­ны­шы­на игъ­ти­бар­лы бул­ды­лар.

- Әле­ге фес­ти­валь­не бе­рен­че тап­кыр уз­ган ел­ны оеш­тыр­ган идек. Ул бик уңыш­лы үт­те. Шу­ңа кү­рә бы­ел да ком ани­ма­ци­я­се сән­га­тен яра­ту­чы яшь рәс­сам­нар­ны җы­еп, алар өчен шун­дый иҗа­ди бәй­рәм ясар­га бул­дык. Аның үзен­чә­ле­ге: ба­ла­лар­ның, иң яшь төр­кем­нән ка­ла, фес­ти­валь­да им­про­ви­за­ция тәкъ­дим итү­лә­ре. Ягъ­ни без алар­га ярыш­лар­ның те­ма­сын гы­на әйт­тек. Ә нин­ди әки­ят­не күр­сә­тер­гә ки­рәк бу­ла­сын алар фес­ти­валь кө­нен­дә ге­нә бел­де­ләр. Бе­рен­че чы­гыш­лар­ны ка­рау бе­лән үк ба­ла­лар­ның бик ях­шы әзер­лән­гән бу­лу­ла­ры­на сө­ен­дек, - дип сөй­лә­де оеш­ты­ру­чы Али­нә Хәй­рул­ли­на.

Фес­ти­валь­не "Са­бый­лар" төр­ке­ме - 4 яшь­тән алып 8 гә ка­дәр ба­ла­лар ачып җи­бәр­де­ләр. Алар, зур­лар­дан аер­ма­лы бу­ла­рак, өй­дә әзер­лә­гән әки­ят­ләр­не тәкъ­дим ит­те­ләр. Әй­тер­гә ки­рәк, укый-язар­га өй­рә­неп ке­нә ки­лү­че егет-кыз­лар бик ма­тур, тех­ник як­тан да үр­нәк бу­лыр­дай чы­гыш­лар күр­сә­теп, рес­пуб­ли­ка­дан кил­гән жю­ри әгъ­за­ла­рын шак­ка­тыр­ды­лар.

- Муль­тип­ли­ка­тор һәм ани­ма­тор бу­ла­рак ми­ңа күр­сә­тел­гән чы­гыш­лар­да об­раз­лар транс­фор­ма­ци­я­се оша­ды. Ае­ру­ча са­бый­лар­ның шун­дый алым­нар бе­лән эш­ли бе­лә алу ос­та­лы­гы га­җәп­лән­дер­де. Го­му­мән, бар­лык кат­на­шу­чы­лар да зур ос­та­лык дә­рә­җә­сен күр­сәт­те­ләр. Бу, һич­шик­сез, ку­ан­ды­ра, - дип бү­леш­те Еле­на Ве­дер­ни­ко­ва.

Ля­ля Яв­ки­на да ба­ла­лар­ны мак­тап, алар­га ки­лә­чәк эш­лә­рен­дә сю­жет бө­тен­ле­ге­нә игъ­ти­бар­лы бу­лыр­га ки­ңәш ит­те. "Бер бө­тен об­раз­ны ае­рым ки­сәк­ләр тө­зи. Әм­ма алар­ны яса­ган­да да мәгъ­нә­ви чыл­быр­ны күз­дә то­тып эш­ләр­гә ки­ңәш итәр идем. Го­му­мән, ми­ңа бү­ген­ге фес­ти­валь бик оша­ды. Оеш­ты­ру­чы­лар­га һәм кат­на­шу­чы­лар­га зур рәх­мәт", - дип бил­ге­ләп кит­те жю­ри әгъ­за­сы.

Ярыш­ның нә­ти­җә­лә­ре­нә кил­гән­дә, "Са­бый­лар" төр­ке­мен­дә җи­ңү­че бу­лып Ок­тябрьс­кий­дан кил­гән ку­нак кы­зы Алек­сан­дра Тор­га­ше­ва та­ныл­ды. Са­ша Але­на Әми­ро­ва җи­тәк­лә­гән "Яба­лак" ба­ла­лар сә­лә­тен үс­те­рү сту­ди­я­сен­дә­ге ком ани­ма­ци­се бү­ле­ген­дә шө­гыль­лә­нә.

- Әки­ят­ләр­не без ба­ла­лар бе­лән бер­гә­ләп сай­ла­дык. Баш­та алар­ны укы­дык, мульт­фильм­на­рын ка­ра­дык. Со­ңын­нан ком яр­дә­мен­дә сю­же­тын ясар­га өй­рән­дек. Мон­дый фес­ти­валь­ләр­дә еш кат­на­шыр­га ты­ры­ша­быз. Уз­ган ел­ны да без­нең сту­ди­я­гә йө­рү­че ба­ла­лар мон­да кат­на­шып, әле­ге төр­кем­дә җи­ңү яу­ла­ган­нар иде, - дип бү­леш­те җи­ңү­че­нең укы­ту­чы­сы Але­на Әми­ро­ва.

Алек­сан­дра Тор­га­ше­ва ки­не­ти­ка­лы ком, дип­лом һәм тат­лы күч­тә­нәч­ләр бе­лән бү­ләк­лән­де.

Фес­ти­валь­нең "Иң яшь рәс­са­мы" һәм "Иң җы­лы сю­жет" но­ми­на­ци­я­лә­рен­дә җи­ңү­не абый­лый-се­ңел­ле Уль­я­на һәм Ни­ки­та Куд­ряв­цев­лар яу­ла­ды. Алар Круг­лое по­ле­да­гы Ан­на Ро­го­ва җи­тәк­лә­гән "Ком ани­ма­ци­я­се сту­ди­я­сен­дә" шө­гыль­лә­нә­ләр

- Ба­ла­лар ком бе­лән эш­ләү тех­ни­ка­сы­на уз­ган ел­ның ок­тябрь аен­да өй­рә­нә баш­ла­ды­лар. Ул ва­кыт­та Уль­я­на­га әле 3 яшь ке­нә иде. Әм­ма мо­ңа ка­ра­мас­тан, ул төр­ле бәй­ге­ләр­дә ак­тив кат­на­ша баш­ла­ды. Ул бик күп шә­һәр һәм ха­лы­ка­ра бәй­ге­ләр җи­ңү­че­се һәм лау­ре­а­ты бу­лып то­ра. Аның абый­сы Ни­ки­та да бик күп бе­рен­че урын­нар ал­ды. Бү­ген­ге фес­ти­валь­га исә без та­ма­ша­чы­лар бу­лып кил­гән идек. Әм­ма ба­ла­лар мон­да да кат­на­шыр­га те­ләк бел­дер­дер­гәч, үзен­чә­ле­рәк, им­про­ви­за­ци­он чы­гыш яса­дык. Уль­я­на - "Сме­ша­рик­лар"­ны, Ни­ки­та Мик­ки Маус­ны яса­ды. Жю­ри­га рәх­мәт, ба­ла­лар­ның хуп­лап ал­ды­лар. Хәт­та, но­ми­на­ци­я­ләр дә бир­де­ләр, - дип сөй­лә­де укы­ту­чы.

Бар­лык кат­на­шу­чы­лар дип­лом­нар, ис­тә­лек­ле бү­ләк­ләр һәм күч­тә­нәч­ләр бе­лән бү­ләк­лән­де. 8-9 яшь төр­ке­мен­дә бе­рен­че урын­ны Яр Чал­лы кы­зы 9 яшь­лек Асия Гай­нул­ли­на яу­ла­ды. Ул "Ма­ша һәм аю" әки­я­тен ясап күр­сәт­те. 10-13 яшь төр­ке­мен­дә уңыш 11 яшь­лек шә­һәр­дә­ше­без­гә - Еле­на Бай­ко­ва­га ел­май­ды. Җи­ңү­че кыз­лар төс­ле ком бе­лән рә­сем ясау өс­тәл­лә­ре, ку­бок, дип­лом­нар бе­лән бү­ләк­лән­де­ләр. Кал­ган кат­на­шу­чы­лар да күч­тә­нәч­сез кал­ма­ды. Алар да дип­лом­нар һәм ис­тә­лек­ле бү­ләк­ләр­гә ия бул­ды­лар. Иҗат бәй­рә­ме фо­кус­ник Сер­гей Аку­лов чы­гы­шы һәм фес­ти­валь­не оеш­ты­ру­чы Али­нә Хәй­рул­ли­на үзе әзер­лә­гән ут­лы шоу та­ма­ша­сы бе­лән тө­гәл­лән­де.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев