Чаллыдан 80 км ераклыкта кар яуган
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан 80 км ераклыкта кар яуган

Бүген Чаллыдан ерак түгел Мамадыш районында җир өстен кар каплаган. Салкын җилләр иссә дә кар болытлары безгә килеп җитмәде. Карлы болын-кырларны фотога төшереп Казанга баручылар интернент битләренә урнаштыралар. Синоптиклар карның бездә яумасына гарантия бирмиләр, шулай да алдагы өч көндә яңгырлар явачак. Күрше Башкортстан республикасында күпкә җылырак икән , анда температура...

Бүген Чаллыдан ерак түгел Мамадыш районында җир өстен кар каплаган. Салкын җилләр иссә дә кар болытлары безгә килеп җитмәде. Карлы болын-кырларны фотога төшереп Казанга баручылар интернент битләренә урнаштыралар. Синоптиклар карның бездә яумасына гарантия бирмиләр, шулай да алдагы өч көндә яңгырлар явачак. Күрше Башкортстан республикасында күпкә җылырак икән , анда температура +15; +17 градус чамасы. Чаллыга җылы алдагы атнада кире кайтачак.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев