Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга Санкт-Петербургтан делегация килде

Чаллыга инвестиция һәм инновацион эшчәнлек буенча тәҗрибә уртаклашу һәм инновацион-инвестицион инфраструктураны булдыру һәм үстерү максаты белән Санкт-Петербургтан делегация килде. Алар "Мастер" Кама индустриаль паркында "Кванториум" балалар технопаркында булдылар.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова кунакларга Яр Чаллы социаль-икътисадый үсеш территориясе программасын тәкъдим итте. Ул делегация әгъзаларында зур кызыксыну уятты. Кунаклар Татарстанның эш тәҗрибәсен уникаль дип бәяләде. Алар Татарстанны юкка гына сайламаганнар. 2016 елда республикабыз беренче тапкыр инновацион үсеш буенча Россия субъектлары арасында рейтингның беренче баскычына күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев