Татарстанда IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирү тәмамланды
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирү тәмамланды

Россиядә сайлауларда тавыш бирүчеләр саны 2021 елгы сайлаулардагы күрсәткечтән арткан.

Татарстанда Россия Федерациясе Федераль җыены IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирү тәмамланды. Республика территориясендәге сайлау участоклары 20:00 сәгатькә кадәр эшләде.

Элегрәк РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова хәбәр иткәнчә, Россиядә сайлауларда тавыш бирүчеләр саны 2021 елгы сайлаулардагы күрсәткечтән арткан. Татарстанда 18:00 сәгатьтә сайлаучылар саны 72,4 процент тәшкил иткән.

РФ Федераль җыены IX чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау һәм аның белән бергә үткәрелүче кампанияләр 18 сентябрьдә башланды. Илдә барлыгы 20,7 мең депутат мандатын һәм вазифаны алыштыру күздә тотыла.

Татарстанда шул ук вакытта 50нче Биектау бермандатлы сайлау округында ТР Дәүләт Советының VII чакырылыш депутатын өстәмә сайлау һәм өстәмә муниципаль сайлаулар үткәрелде.

Тавыш бирү өч көн – 20 сентябрьгә кадәр дәвам итте. Республикадагы сайлау участоклары 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләде.


Нет комментариев