Чаллылылар өмәгә чыкты
Бүген Чаллыда санитар чистарту икеайлыгы кысаларында шәһәркүләм өмә үтә. Чистарту эшләрендә 10 меңгә якын кеше - шәһәребезнең оешма-предприятие хезмәткәрләре, студентлар, укучылар катнаша. Алар шәһәр урамнарын, ишегалларын узган елгы яфрактан арындыралар, агач-куакларны тәртипкә китерәләр.
Ай башыннан исәпләгәндә санитар икеайлыкта инде 619 оешмадан 11000 кеше шәһәрне чистартуга үз өлешен кертте. Бүгенге көндә 136 гектар мәйдан чүп-чардан арындырылган. Каты-көнкүреш калдыклары полигонына 1198 куб метр чүп түгелгән. 1256 агач һәм куак матур итеп киселгән. Кыскасы, Чаллыда кыштан калган пычракны чистарту тулы көченә бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев