Яр Чаллыда «Аларның энтузиазмы һәм энергиясе» театральләштерелгән спектакльләргә шәһәр конкурсының сайлап алу этабы башланды.
Чара «КАМАЗ» автогиганты төзелешенең 50 еллыгына багышланган. Конкурста эшче һәм студент яшьләре командалары, хезмәт ветераннары, комсомоллар – шәһәрнең беренче төзүчеләре һәм шәһәр мәктәпләре командалары катнаша. Катнашучылар автогигант һәм шәһәр төзелеше белән бәйле булган кешеләр тарихын, комсомол төзелеше тарихын чагылдырган театральләштерелгән күренешләр әзерләгәннәр. Спектакльнең озынлыгы 5-7 минут.


Жюри хөкеменә спектакльләр 29 ноябрь көнне 16:00 сәгатьтә "Шатлык" яшьләр үзәгендә конкурс финалында тәкъдим ителәчәк.

Фестивальнең Гала-концерты 9 декабрьдә 17:00 сәгатьтә Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараеның театр залында узачак.
.jpg)
Нет комментариев