Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар ГТО нормативларын тапшыра

Аларны үтәү дәрәҗәсенә карап алтын, көмеш һәм бронза билгеләр биреләчәк.

«Яр Чаллы» спорт комплексында – «Славица» туңдырма фабрикасы хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшырдылар.

Чара барышында катнашучылар чыдамлыкка, көчкә, сыгылмалылыкка, җитезлеккә сынаулар үтәделәр. Якын арада алар йөзү буенча да нормативлар тапшырачаклар. 

Аларны үтәү дәрәҗәсенә карап алтын, көмеш һәм бронза билгеләр биреләчәк. Махсус ГТО түштамгалары Татарстан республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан җибәреләчәк.

ГТО нормаларын үтәүнең уңай яклары шактый. Мәсәлән, алтын түштамга югары уку йортларына кергәндә 10 балл өсти! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт гто