Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар шәһәр зиратларын тәртипкә китерделәр

Әлеге эшләр Хәтер көне кысаларында үтте.

Комсомол районы территориясендә ГЭС, Элеватор тавы бистәләрендә һәм 32 комплекста урнашкан зиратларны чистарту буенча чаралар узды.
Биредә ТОС җитәкчеләре, мәктәп укучылары, барлыгы 95 кеше катнашты. 

51нче комплекстагы Боровецк зираты Автозавод территориясенә карый. Аны тәртипкә китерүдә мәктәп укучылары, ТОС җитәкчеләре, идарә итү компанияләре эшчеләре актив катнашты. Барлыгы – 39 кеше. 
Гамәлдәге шәһәр зиратына чаллылылар төп проспектлар буенча йөрүче зур автобусларда бардылар.  
Шәһәр зиратларын чистарту һәм төзекләндерү эшләренә барлыгы 6 техника, 95 мәктәп укучысы, 5 200дән артык кеше җәлеп ителде, 370 куб. м чүп-чар һәм үсемлек калдыклары җыелды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәтер көне