Чаллының 13нче мәктәбе Украинадан килүче балаларны кабул итәргә әзер
Мәктәпкә әзерлек актив башкарыла, дип белдерделәр мәктәптә.
Украинадан Чаллыга килгән 50 баланың күбесе мәктәп яшендә. Шәһәр администрациясе хәбәр иткәнчә, «Жемчужина» шифаханәсендә яшәүче балалар 14нче гимназиягә, «КАМАЗжилбыт» кунакханәсендә гомер итүчеләр 13нче мәктәпкә укырга барачак. Без исә соңгысы белән элемтәгә кереп, уку йортының балаларны кабул итүгә ничек әзерләнүләре турында сораштык.
– Киләсе дүшәмбедән, 11 апрельдән, мәктәбебездә Украинадан килгән 18 бала белем ала башлаячак. Алар арасында 1нче дә, 9нчы да сыйныфка баручылар бар. 4нче сыйныфка исә 4 баланы кабул итәбез. Бу балалар белән үзем аерым таныштым. Әле алай гына да түгел, «Бросско» киемнәр фабрикасына барып, әти-әниләре белән бергәләшеп үзләренә мәктәп формасы да сайладык. Аларның барысы да үтә дә ачык, бик рәхмәтле кешеләр. Әмма борчулары юк түгел... Шундый җирдән килделәр бит! Балалар исә мәктәпкә баруларына бик сөенәләр, көннәр саный башлаганнар инде. Кайбер балалар белән кунакханәдән мәктәп ишегалдына кадәр йөреп үк кайттык. Алар мәктәпне дә, шәһәребезне дә ошатуларын сөйләделәр. Моннан тыш Украина балаларын мәктәптә ике тапкыр кайнар ризык белән тәэмин итеп торачакбыз, – дип сөйләде безгә шәһәрнең 13нче мәктәп директоры Альбина Ульданова.
Гөлия Ибатуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев