Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 41нче мәктәп укучылары - дәрәҗәле олимпиадалар җиңүчеләре

Татар теле буенча IX Халыкара олимпиаданың йомгаклау тантанасы 20 апрельдә Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында узды. Чаллы шәһәре 41нче мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Нина Иванова икенче ел рәттән татар теле буенча IX Халыкара олимпиадасының җиңүчесе булды.

- Нина 4нче сыйныфта укыганда ук татар теленә тартыла иде, телне өйрәнәсе килүен әйткәч, мин аны өстәмә дәресләргә чакыра идем. Әлеге нәтиҗәгә без чиксез зур тырышлык һәм көч куеп эшләү аркасында ирештек.  Мин Нинаның максатчан, төгәл, тырыш булуына бик рәхмәтле.

Шул ук көнне тантанада “Илһам” Бөтенроссия  яшь язучылар бәйгесенә дә йомгак ясадылар. Нәтиҗәдә, 7 нче сыйныф укучысы, “Ак каурый” әдәби түгәрәге әгъзасы Лилия Сагындыко 2 урынга лаек булды. Афәрин! Мин укучыларымның уңышлары белән горурланам. Укытучы өчен бу бик зур бүләк, - дип хәбәр итә безгә 41нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлия Вагыйзова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев