Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 57нче гимназиясе юбилеен билгеләп үтте

57нче гимназия үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм 1нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат йортында узды. Бәйрәмдә педагогик хезмәт ветераннары, укучыларның әти-әниләре, төрле елларда мәктәпне тәмамлаучылар, педагоглар, башка белем бирү оешмаларыннан кунаклар катнашты.

Мөхтәрәм кунаклар арасында – «Кориб» компанияләр төркеме генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Олег Коробченко, мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин һәм мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Лидия Золотарева.

Чараның тантаналы өлешендә гимназия директоры Елена Федоренко катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул бу вакыйганың мөһимлеген ассызыклады һәм үз хезмәтләре белән бу искиткеч көнне якынайткан барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.
Олег Коробченко 57нче гимназия коллективын мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев