Чаллының "Азатлык" мәйданына  URBANTATAR килә
Яңалыклар тасмасы

Чаллының "Азатлык" мәйданына URBANTATAR килә

Аның кысаларында Казанның Yummy Music инди-лейблы резидентлары һәм Aman Po-Kaifu Мәскәү диджейы чыгыш ясар дип көтелә.

Чаллыда URBANTATAR берләшмәсе беренче тапкыр UT FEST дип исемләнгән яңа татар мәдәнияте фестивале уздырачак. Чара 13 августка планлаштырылган. Ул “Азатлык” мәйданында кичке дүрттән 22:00 сәгатькә кадәр үтәчәк. 

Аның кысаларында Казанның Yummy Music инди-лейблы резидентлары һәм Aman Po-Kaifu Мәскәү диджейы чыгыш ясар дип көтелә. Шулай ук урында төрле мастер-классларда катнашырга, татар китаплары һәм төрле кул эшләре дә сатып алырга мөмкин булачак. Теләге булганнарны шәһәр буенча ПАЗик автобусына утыртып экскурсиягә дә алып китәчәкләр.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев