Чаллының дүрт спорт мәктәбе уку елы нәтиҗәләре буенча республикада иң яхшылары дип танылды
Конкурста Татарстан Республикасының 170 спорт учреждениесе катнашты.
Татарстан Республикасы спорт министрлыгы тарафыннан Олимпия резервы спорт мәктәпләре, яшьләр-яшүсмерләр спорт мәктәпләре арасында уздырылган "2019 ел буенча Татарстан Республикасы рейтингы" республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурс нәтиҗәләре буенча, олимпия резервының муниципаль мәктәпләре төркемендә беренче дүрт урынны Чаллы спорт мәктәпләре яулады:
1 урын - "Кэмпо" олимпия резервының көрәшләр спорт мәктәбе (ВТФ тхэквондо бүлекчәсе);
2 урын - "Олимпийский" олимпия резервы спорт мәктәбе (дзюдо, йөзү, бокс);
3 урын-олимпия резервының М. Ш. ис. "Витязь" спорт мәктәбе(спорт көрәше бүлеге);
4 урын - "Дельфин" олимпия резервы спорт мәктәбе (йөзү, синхрон йөзү, нәфис гимнастика).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев