Чаллының ике кешесе куркыныч юл-транспорт һәлакәтендә вафат булды
Яңалыклар тасмасы

Чаллының ике кешесе куркыныч юл-транспорт һәлакәтендә вафат булды

Юл-транспорт һәлакәте М-7 трассасында була.

Татарстанның Питрәч районындагы Екатериновка авылыннан ерак түгел М-7 трассасының 867 нче километрында коточкыч юл һәлакәте була.
Беренчел мәгълүматларга караганда, "ВАЗ-2114" автомобиленең 43 яшьлек машина йөртүчесе идарәне югалта һәм юл кырыенда торган "Мерседес Бенц" йөк машинасына бәрелә, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче һәм җиңел машинаның 37 яшьлек пассажиры алынган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында ук вафат булган. Ике һәлак булучы да - Чаллы шәһәреннән. 
Тикшерүе үткәрелә, килеп чыккан коточкыч хәлнең шартлары ачыклана.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


фаҗига

Нет комментариев