Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының Мактаулы гражданинына медаль бүләк иттеләр

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе, шәһәрнең Мактаулы гражданины Майна Мария Ивановна бүләкләнде.

Бүләкне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин тапшырды.

Мария Ивановна хезмәт эшчәнлеген «Камгэсэнергострой» предприятиесендә башлый, үзен актив җәмәгать хезмәткәре, лидер буларак таныта. Ул анда бердәнбер хатын-кыз – зур төзелеш идарәсенең баш инженеры булган. 1977 елдан Шәһәр Советы рәисе урынбасары булып эшли. Аның җитәкчелегендә шәһәрнең ике өлешен тоташтыручы Ш-3А төп магистрале, ЗЯБ һәм ГЭС поселокларында ике күпер төзелә.  

1984 елдан Мария Ивановна КПССның Комсомол РК беренче секретаре итеп билгеләнә. Аңа хезмәт сөючәнлек, эштәге югары нәтиҗәләргә омтылу, эшлеклелек, үзенә һәм башкаларга карата таләпчәнлек хас. Грамоталы җитәкче буларак, ул һәрвакыт кешеләргә үткәрелә торган эшнең мөһимлеген җиткерә белгән. 1992 елдан Мария Ивановна «Картон-кәгазь комбинаты» директоры урынбасары, комбинатны файдалануга тапшыру өчен җаваплы булган. Ул предприятиедә генераль директорның капиталь төзелеш буенча урынбасары вазыйфасында эшләгән вакытта өч торак йорт, сәламәтләндерү үзәге төзелгән.  

Мария Ивановна предприятиедә капиталь төзелеш һәм реконструкциянең перспектив һәм агымдагы планнарын эшләү белән җитәкчелек итте, проект эшләрен яхшырту һәм арзанайту, җитештерүне оештыруны камилләштерү һәм төзелешнең прогрессив ысулларын кертү, төзелеш эшләрен башкаруга чыгымнарны киметү һәм сыйфатны арттыру, шулай ук аларны үткәрү срокларын кыскарту буенча эшне җитәкләгән.

Мария Ивановнаның хезмәтләре халык, Бөек Ватан сугышы, хезмәт ветераннары, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре тарафыннан югары бәяләнә, ул һәрвакыт югары җаваплылык һәм үз-үзенә һәм башкаларга карата таләпчәнлек хисләре белән аерылып тора.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау