Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыны су коелары белән тәэмин итәчәкләр

Боларга өч миллиард сум акча тотылачак. Бүгенге көндә шәһәр бары тик 25 процентка гына яңгыр сулары канализацияләре белән тәэмин ителгән. Мәләкәс елгасын чистартуга керешкәнче, иң элек су коесын төзү мөһим.

«Җитәкчеләргә хәзерге шарларда яңгыр сулары канализациясен гамәлгә кую турында уйларга кирәк. Бу шактый катлаулы бурыч, чөнки инженерлык корылмалары тирән урнашкан – 1,5 - 2 метр тирәнлектә генә түгел, 8 метрдагылары да бар. Локаль чистарту корылмалары кирәк. Мәләкәс елгасын чистарту белән беррәттән яңгыр сулары канализациясенең проектлау эшләре бара. Былтыр берсен ясаган идек. Мәләкәсне чистарту буенча проект-смета документациясе алып барабыз», – диде шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев.

Фото: smartik.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалык ливневка