Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының үткәне уңышлы, киләчәге өметле

Сессиядә төп доклад белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев чыгыш ясады.

Узган елда шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары уңышлы эшләде. Барлыгы 579 млрд 300 млн. сумлык товар җитештерелгән. Бу 2020 ел белән чагыштырганда 22%ка артык. Җитештерү һәм эшкәртү предприятиеләрендә дә үсеш күзәтелә. «КАМАЗ» ГАҖ 220 млрд. 400 млн сумлык продукция ясалган. 43990 йөк машинасы җыелган. «С.Титов исемендәге катыргы-кәгазь халык предприятиесе», «Чаллы икмәге» ААҖ һәм башка предприятиеләрнең дә күрсәткечләре яхшы. Хәзер Чаллыда йөк машиналары гына түгел, көнкүреш техникасы, суыткычлар, спорт кирәк-яраклары, торбалар җитештерелә. Быел «Хаер» компаниясе 4 млрд.900 млн сумга «Акыллы завод»ны файдалануга тапшырырга планлаштыра. Шулай ук 12 сәнәгать паркының эшчәнлеге дә игътибарга лаек. Биредә 358 резидентта хезмәткәрләр саны 7%ка, табыш 63%ка арткан. Барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 23 млрд сумга якын салым түләнгән. 

«Үсеш» сәнәгать паркында тагын 10 резидент үзенең товарын җитештерергә җыена. Паркны беренче һәм икенче чиратларында урын юк. 
Үзмәшгульләр саны узган ел белән чагыштырганда 72%ка артып, 21 500гә җиткән. 

Эшмәкәрләргә барлыгы 7,5 млрд сумлык ярдәм күрсәтелгән. 

Барлыгы 322,5 мең кв метр торак төзелгән, 2022 елда бу сан 330 мең квадрат метрга җитәргә тиеш. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы