Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының яшь эшмәкәрләре заказларны бөтен Россия буенча җибәрәләр - ФОТОЛАР

Чаллы – эшләү өчен уңайлы шәһәр, моны, икътисадый вәзгыятькә карамастан, үсешен дәвам итүче предприятиеләр саны артуы исбатлый. Шәһәрдә 14 меңгә якын шәхси эшмәкәр теркәлгән, алар арасында зур йөк автомобильләре өчен аксессуарлар җитештерүче «Пегас Тюнинг» компаниясе дә бар.

Предприятиедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова булды.

Предприятие җитәкчесе Руслан Вяльцев 19 яшеннән төрле өлкәләрдә эшли. Тегү өлкәсендә үз көчләрен сынап карагач, егет тәвәккәлләп, бер генә тармакта тупланырга карар иткән – автомобильләр өчен чехоллар җитештерүне киңәйтә башлаган. Ярты ел эчендә табыш сизелерлек арткан.

Җитештерүнең үсеш чоры 2020 елда теркәлгән. Башта җиңел автомобильләр өчен чехоллар теккәннәр, әмма соңыннан компания зур йөк машиналары өчен җитештерүгә күчкән. Бүген алар бөтен Россия буенча заказларын җибәрәләр. Типик продукция дә, шәхси заказлар буенча да чехоллар җитештерәләр.

«Без ерак юлга йөрүчеләр өчен аксессуарлар җитештерү белән шөгыльләнәбез. Бу – чехоллар, келәмнәр, пәрдәләр. Өч төп юнәлеш һәм өстәмә аксессуарлар. Бездә келәмнәр җитештерү өчен өч линия, пәрдәләр өчен – ике цех һәм чехоллар тегү өчен 10 машиналык бер линия эшли, - дип сөйли Руслан Вяльцев. - Пандемия дә, бүгенге вәзгыять тә безгә кагылмады дисәм була, чөнки яңа мөмкинлекләр барлыкка килә. Хәзерге вакытта без халыкара базарга чыгу юлларын карыйбыз. Сатып алучы тарафыннан ихтыяҗ бар. Без Россиядә эшлибез, ай саен сату арта гына бара. Башка илләргә җибәрү мөмкинлеген дә эзлибез».

Предприятие механикалаштырылган: йомшарту техникасы, чигү станогы, 3D-сканер белән сканерлый, аннан соң өлге ясый һәм кисә торган плоттер бар. Предприятиедә уникаль белгечләр дә бар.

«Автомобильләр белән бәйле бар нәрсәне дә ясыйм: светодиодлы яктырткычлар, ишек картлары, җылылык изоляциясе буенча яхшыртылган яңа үрнәктәге келәмнәр ясый башладык. Эш күп», - ди белгеч Владимир Козырев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X