Яр Чаллыда Яшьләр көне 30 нчы июньгә билгеләнгән
Башка еллардагыча быел да бәйрәм чарасы Яр буе паркы мәйданында узачак. Яр буе паркы территориясендә интерактив мәйданчыклар эшләр дип планлаштырыла. Чараның төп кунаклары – Россиянең популяр төркеме Burito булачак. Алар мәйдан сәхнәсендә бик күпләр яратып өлгергән популяр хитлары белән чыгыш ясаячак. Чара бәйрәм салюты белән тәмамланачак.
Узган ел Яшьләр көнендә"X-фактор" шоуында катнашкан Юлия Плаксина һәм популяр җырчы Ёлка чыгыш ясаган иде. Ул чакта бәйрәм чарасына 100 мең кеше килде.
Нет комментариев