Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өченче балага – миллион ярым?

Белгород өлкәсе Думасы депутатлары РФ Дәүләт Думасы карамагына ана капиталы күләмен 1,5 миллион сумга җиткерү һәм бу программаны 2026 елга кадәр дәвам итү турындагы закон проектын эшләп керткәннәр. Дөрес, монда сүз күп балалы гаиләләр - өченче баласын табучылар турында гына бара. Шул ук вакытта, ана капиталы беренче чиратта торак шартларын...

Белгород өлкәсе Думасы депутатлары РФ Дәүләт Думасы карамагына ана капиталы күләмен 1,5 миллион сумга җиткерү һәм бу программаны 2026 елга кадәр дәвам итү турындагы закон проектын эшләп керткәннәр.

Дөрес, монда сүз күп балалы гаиләләр - өченче баласын табучылар турында гына бара. Шул ук вакытта, ана капиталы беренче чиратта торак шартларын яхшыртырга китәргә тиеш, диелә проектта. Белүебезчә, ана капиталы программасы 2016 елның 31 декабрендә тәмамланырга тиеш. Бүген аның суммасы 429 мең сум тәшкил итә. Ә 2007 елда, ягъни башланганда 250 мең сум иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев