Чикләнмәгән мөмкинлекләр спартакиадасы
Яңалыклар тасмасы

Чикләнмәгән мөмкинлекләр спартакиадасы

2 декабрь көнне мөмкинлекләре чикләнгән шәһәрдәшләребез өчен Автозавод районы администрациясе спартакиада уздырды. Чара "Олимпийский" балалар һәм яшүсмерләр олимпия резервы спорт мәктәбендә үтте. Ярышлар өч спорт төре - армспорт, шашкалар һәм дартс буенча оештырылды.

Аларда терәк-хәрәкәт аппараты функциясе бозылган, ишетү, күрү буенча мөмкинлекләре чикләнгән һәм "Идел-Урал" хәйрия фондынннан шәһәрдәшләребез катнашты. Җиңү яулаган спортчылар истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнде. Алар 8 декабрь көнне "Яр Чаллы" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә узачак шәһәр спартакиадасында да катнашачаклар.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев